Татарстанда мобил интернеттан зарланалар. Аны сүндерү кемгә кирәк?

Иллюстратив фото

Татарстанда көнаралаш мобил интернет сүнә. Кешеләр зарлана, хакимият аклана, иминлек өчен мөһим, ди. Әмма белгечләр мобил интернетны сүндерүнең мәгънәсе юк, ул дроннар һөҗүменнән сакламый, ә менә кешеләрнең тормышына кыенлыклар тудыра. Ни өчен бу чара эшләми?

Татарстанда бер атна эчендә берничә тапкыр дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Хәбәрләр кешеләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан җиткерелә. Еш кына алар SMS аша килә. Бу атнада гына дроннар һөҗүме куркынычы дигән кисәтү өченче тапкыр килде.

Дроннар Татарстанның Алабуга автомобиль заводына һөҗүм итте, ике кеше һәлак булды, дистәдән артык кеше төрле авырлыкта җәрәхәтләр алды.

Дроннар кисәтүләр белән бергә зур шәһәрләрдә дә, авыл җирләрендә дә мобил интернет начар эшли башлый. Сүндерелә ул. Бу бик күп кыенлык тудыра. Тормыш үзгәрде, ди Азатлык белән аралашкан кайбер кешеләр.

Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарлана. Менә ниләр сөйләде бер ир ( исемен аның иминлеге хакына язмыйбыз - ред.) Азатлыкка.

— Өйдә вайфай бар, ул сүнми. Әмма кеше көне-төне эштә, урам чаба. Ә чыгып китсәң, кулсыз, күзсез кебек. Беренчедән, машиналарда навигатор эшләми. Таныш булмаган җиргә барасы булса, бетте баш, сукыр кебек барасы. Советлар Берлеге вакытында юл хариталары белән йөргән чаклар искә төшә, валлаһи! XXI гасырда навигаторсыз яшибез менә.

Балалар, хатын, әти-әни белән WhatsApp аша гел элемтә тоттык. Бу да бетте. Гап-гади шалтыратырга кирәк хәзер. Хатын көн саен зарлана, автобуска керсәң, түләп булмый. Метрода да шул ук хәл. Тормыш туктап кала. Күп нәрсә интернетка тоташкан.

Кибеткә керсәң дә гел Сабантуй, сатып аласың, тутырасың, касса янына килеп басу була, шалт итеп аппаратлары эшләми башлый. Туйдырды. "Наличка" белән йөрергә туры килә.

Ул һава аланнарында китә яки кайта алмаучылар үзләренчә газап кичерә, өйдә утыру хәерлерәк. Каядыр бара башласаң, әллә очасың, әллә юк дип утырасы килми, - дип сөйләде ул.

Мобил интернет сүнгән вакытта ана кеше баласы белән хастаханәгә дип Казанның бер очыннан икенчесенә барып кайтуын сөйләде. Сукыр тычкан кебек сәрмәнеп йөрергә туры килде, ди ул.

Дәрвишләрдән Имәнлеккә кайтырга кирәк, әмма ничәнче автобуска утырырга?

— Эшем, яшәешем интернетка бәйле булмаса да интернет эшләмәгән көннәрне чынында аңа никадәр бәйле булуымны нык сиздем. Интернетсыз, телефонсыз булмый икән. Интернетны сүндергән көнне бала белән хастаханәгә барырга туры килде. Шәһәрнең бер читеннән икенчесенә барасы. Дәрвишләр бистәсенә иртән ирем илтте, ә кире кайтканда чын маҗара булды. Хастаханә урман эчендә үк, харитадан карарга өйрәнелгән. Ул эшләми, тәпиләп чыктык тукталышка. Дәрвишләрдән Имәнлеккә кайтырга кирәк, әмма ничәнче автобуска утырырга? Анысын да җәһәт кенә карап булмый, интернет юк. Кешеләр өйрәтте. Автобуса утырасы идек, карта белән түләп булмый. Ә кесәдә сукыр бер тиен дә юк. Кулакчадан баш тартып бетердек бит, тормышта кирәге калмаган иде. Сумкада 5-6 банк картасы бар, ә түләп булмый. Бер автобуска гына утырсаң сорар идең дә, әмма берничәсенә күчеп утырырга туры килгәч, яхшынсынмадым.

Тәпиләп киттек, Ходай рәхмәте белән банкомат эзләп таптык. Акчаны салдырдык. Таксины белешеп карадым, шул араны ике көн алда кайткан идек, 750 сум чыкты. Ә интернет өзелгән көнне, беләсезме, күпме сорадылар?! 2 мең 500 сум! Утырмадык. Кыйммәт. Ул көнне берничә автобуска күчеп утырып көчкә өйгә кайтып кердек. Автобус йөртүче алгы ишекне генә ача, шуннан кешеләрне берәмләп чыгара, билет өчен акчаны саный, һәркемгә "сдача" биргәнче вакыт уза. Кешеләрне яңадан икенче ишектән кертә.

Кайтканда кибеткә сугылдык. Берни алмадык, чөнки касса эшләми. Интернетсыз сукыр тычкан кебек йөрисең. Бала укырга чыгып киткәндә: "Телефоның, ачкычыңны онытмадыңмы?"дип кенә түгел, "Кесәңдә акчаң бармы?" дип тә өстим, - дип сөйләде ул Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: "Суверен интернет" — узган гасырга кайту булачак"

Казанда яшәүчеләр соңгы атнаны мобиль интернетның начар эшләвен үзеләренчә хәл итә башлаган. Күбесе мобиль операторларын алмаштыра. "Летай" интернеты азмы-күпме әйбәт эшли, ди алар.

Мобиль интернетны өзү хәлләре Казанда гына түгел, Казаннан ерак районнарда да күзәтелә. Мәсәлән, Аксубай да да көн саен диярлек интернет өзек-өзек эшли. Нурлатта да зарландылар. Казанарты районнарында да шул ук хәл. Халык Казан кешеләре кебек "Летай" симкаларын сатып ала алмый, чөнки авыл җирләрендә бу интернет оператор эшләми.

Казан мэриясе бу атна азагында берничә мәйданда Сабантуй уздыра. Алар да соңгы көннәрдәге вазгыятьне исәпкә алып, банк карталарының эшләмәскә мөмкин дип саный һәм казаннарны бәйрәмгә кулакча белән килергә киңәш итә.

Кешеләр зарлана, әмма хакимият моны иминлек чарасы дип аңлата. Ни өчен? Еракка очучы дроннарда еш кына җирле мобиль операторларга тоташа торган дигитал блоклар бар. Бу блокларга йә мобиль операторның сим-картысы куела, йә виртуаль сим-карт кулланыла. Менә шуны сәбәп итеп хакимият мобиль интернетны сүндерә. Хакимият бер яктан иминлек ди, әмма берьюлы чит илнең IT хезмәтләренә каршы да көрәшә. Русиянең дигитальләштерү министрлыгы андый хезмәтләрдән кулланырга тыю әкренләп башкарылачак дип белдерде. Путин да моңа кадәр Русия оешмаларының хезмәтләрен VK мессенджерына күчерә башларга кирәк диде.

Хакимият интернеты авызлыкларга, аны да контрольгә алырга тели. Әмма никадәр моңа ирешелер? Сүндерелгән хезмәтләр урынына нәрсә тәкъдим ителәчәк? Мобиль интернетны сүндерү никадәр нәтиҗәле?

Интернетта иминлек өлкәсендәге белгеч Михаил Климарёв фикеренчә, дроннар һөҗүме дигән сылтау белән мобиль интернетны сүндерүнең мәгънәсе юк.

Мобил интернеты әкренәйт ни, сүндер ни — артык мәгънәсе юк

— Русиягә һөҗүм итә торган дроны уйлап чыгаручы инженер кебек уйларга кирәк. Һөҗүмне башкару авыр, техник яктан төрлесе булырга мөмкин. Әгәр ул Русиядәге мобиль интернет кына кулланыла икән, операциядә катнашучылар барысы да һәлак булырга мөмкин. Минемчә, һөҗүмнәр ясалганда йә бик югары сыйфатлы элемтә хезмәтләре кулланылган, йә берничә элемтә чыганагы булган. Мин, мәсәлән, инженер булсам, дронны үзе күзәтеп оча ала торган итеп ясар идем.

Андый эшләнмәләр бар дигән хәбәрләр булды, әмма 100 процент ышанычлы түгел. Әмма аңа ярдәмгә менә мобиль интернет була ала. Тыштан күзәтер өчен. Дрон, кирәкле урынга кадәр очып җиттеме, шартладымы - шуны күрер өчен кулланыла ала. Өченче вариант та бар. Кеше каядыр утыра һәм дроннар белән идарә итә. Сугыштагы кебек. Әмма минемчә, Русия эчендәге корылмаларга һөҗүм иткәндә өч ысул да берьюлы кулланылган дип чамалыйм. Шуңа күрә мобил интернеты әкренәйт ни, сүндер ни — артык мәгънәсе юк.

Миңа калса, хакимиятләр бер-берсеннән җаваплылыкны аудару эше белән мәшгуль. Мәсәлән, дрон каядыр Амурда килеп бәргән, ди һәм андагы хәрби очкычлар белән нидер булган, ди. Кем гаепле? Әлбәттә, иминлек өчен җавап тотучы хезмәтләр. Әмма Федераль иминлек хезмәтен (ФСБ) тәнкыйтьләргә ярамый. Шуңа җирле хакимият гаепле кала. Аннан сорау алачак. "Әфәндем, бу хәл булмасын өчен син нишләдең соң?" дип сораячаклар һәм ул күзен дә йоммыйча: "Мобил интернетны сүндердем, тагын нишләмәк кирәк?! Ни булдыра алам, шуны эшләдем" диячәк.

Алар такси йөртүчеләр нинди кыенлыклар кичергәненә төкереп бирә, кемдер кибеттә икмәк сатып ала алмый тора икән - кулын гына селти. Кешеләр үзләрен ничек хис итә - аларга барыбер.

Кайсыдыр өлкә башлыгы интернетның сүндерелүен аның сыйфатын арттыру өчен башкарыла дип белдерә. Имеш, тест ясыйлар. Бу - сафсата, ялган. Җиһазлары ватылган аларның, шуңа тегеннән-моннан ялгап ремонт ясап маташканнар гына, - дип аңлатты белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!