Фәрман 15 майда имзаланган
Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге ачмакчылар
"Бизнес Online" язуынча, аны "Татнефть"кә караучы "Лилия" исемле шифаханәдә булдырачаклар. Русия соцаиль фонды рәисе Сергей Чирков үзәкне булдыру турында фәрманны быел 15 майда имзалаган.
Элегрәк Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләре турында әйтелгән иде.
- Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 6084, Татарстаннан 5370 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!