17 июньдә Казан боралак ширкәте җирлегендә Ми-17 боралагы астында шикле кара төстәге сумка табылган. Куәт оешмаларына якын дип санала торган Baza язуынча, аның эчендә пластик контейнер һәм билгесез сыекча булган. Сумкадан 15-20 метр озынлыктагы чыбыклар куаклыкка таба сузылган, анда батареялар белән ике рюкзак яткан. Шул ук көнне аны юк иткәннәр.
Тикшерү комитеты террорчылык гамәленә әзерләнү нигезендә җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр инде диверсантның исемен дә атаган - 22 яшьлек Фәнис М. Baza язуынча, аннан сорау алу мөмкин булмаган, чөнки ике көн элек ул үле килеш табылган.
Аның мәетен Казанның Гаврилов урамындагы йорт янында тапканнар. Ул үз-үзенә кул салган булуы ихтимал диелә. Аның фатирында аммоний нитраты һәм шартлаткыч ясау өчен башка әйберләр табылган дип яза Baza.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум